Республикада урып-җыю эшенә керештеләр. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итә. Бу көннәрдә һаваның дымлыгыгы көн саен 2-2,5 процентка кими. Шунлыктан якын арада күпчелек районнарда ашлык суктыруга керешәчәкләр.
«Быел ел бик үзенчәлекле килде. Агымдагы елның 30 июненә бирелгән мәгълүматлар буенча, эффектив температура күрсәткече мең градуска якын. Бу сан исә уртача елдагы температурадан 300 градуска югары. Хәтта корылыклы 2010 елда да бу кадәр кызу булмаган. Гомумән, дымлылык күрсәткече буенча да республикада төрле урыннар бар. Бүген Саба, Теләче, Кукмара, шулай ук Балык бистәсенең кайбер урыннарында корылык күзәтелә”, - дип хәбәр итә Илдус Габдрахманов.
4 июльгә бирелгән мәгълүмат буенча, әлеге районнарда туфрактагы дымлылык күрсәткече нольгә тигез. Һаваның дымлыгыгы да бик түбән. Ә җәйнең беренче яртысында исә кызу температура республиканың көньяк-көнчыгыш - Ютазы, Баулы, Бөгелмә кебек районнарында күзәтелгән. “Игеннең башагы һәм куелыгы формалашкан чорда һава торышының мондый кызу булуы уңышның күләменә йогынты ясамый калмас”, - ди министр урынбасары.
Быелгы урып-җыю кампаниясен Зәй, Чистай һәм Баулы районнары башлап җибәрде. Бүген, мәсәлән, беренчеләрдән булып, көзге арышны суктыруга “Зәй” агрофирмасының “Шипке-Нур” бүлекчәсендә керештеләр.
Зәйлеләргә быел көзге уҗым культураларын 4,7 мең гектар мәйданда җыярга кирәк. Аларның 2,6 мең гектары – бодай, 1,8 мең гектары – арыш һәм 0,3 мең гектардан артыгы - тритикале. Шушы көннәрдә Зәй районының “Зәй шикәре” һәм “Восток” хуҗалыклары да уракка төшәчәк.