Республикада печән өсте дәвам итә

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

12 нче июльгә бирелгән мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 506,4 мең тонна печән, 1,5 миллион тонна сенаж һәм 10,4 мең тонна яфрак азык әзерләнгән. Тулаем алганда, киләсе кышка 686,5 мең тонна терлек азыгы тупланган, яки шартлыча бер терлеккә 11,1 центнер туры килә.

Терлек азыгын әзерләү буенча югары темплар Азнакай районының “Таллы Бүләк” һәм Актүбә авыл хуҗалыкларында, Арча районының “Кырлай” ҖЧҖ, “Игенче” ҖЧҖ, “Курса МТС” ҖЧҖда күзәтелә.

Ләкин Азнакай районы “Стәрле” ҖЧҖ, Аксубай районы “Актай” ҖЧҖ, Арча районы “Ак-Чишмә” ҖЧҖ һәм “Вамин Мәрҗәни” ҖЧҖ, Балтач районы “Нөнәгәр” ҖЧҖ, Минзәлә районы “Калмурзино” ҖЧҖ һәм Куйбышев исмендәге бүлеккә эшне яхшыртырга кирәк.

Районнардагы авыл хуҗылыгы эшләренең барышы белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International