Иртәгә республикада урак өсте вакытында хезмәтне саклау айлыгы старт ала. Әлеге чаралар җитештерүдә бәла-казалраны булдырмауга юнәлдерелгән.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, урак өстендә бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе кырларга һәм ындырга куркынычсыз маршрутларның, шулай ук ашлык җыю техникасының төзек булмавы сәбәп була. Бу мәсьәләләр урак өстендә хезмәтне саклау айлыгында игътибар үзәгенә алыначак.
Күптән түгел Актанышта узган семинар-киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агросәнәгать секторында хезмәтне саклау дәрәҗәсен күтәрү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдында торган мөһим бурычларның берсе дип билгеләп үтте. Министр сүзләренә караганда, бүген бу өлкәдә тәртип юк. Ярты елда Татарстанда 10 кеше үлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр артык дигән сүз.
12 нче июль көнне “Хезмәтне саклау көне” узачак. Айлыкка нәтиҗә урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң ясалачак.