Республиканың 5 районында урып-җыю башланды

2012 елның 11 июле, чәршәмбе

Республиканың 5 районы - Апас, Баулы, Зәй, Лениногорск һәм Чистайда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны уру бара. Бүген инде ике район ашлык суктыруга да керешкән.

Оператив мәгълүматлар буенча, бөртеклеләрнең чабылган мәйданы 650 гектарны тәшкил итә. Шул мәйданның 15 процентында ашлык суктырылган. Республика буенча беренче 175 тонна ашлык җыелган.

Алдынгылык әлегә Лениногорск һәм Зәй районнарында. Беренчеләре - уру эшләрен 320 гектар мәйданда башкарган. Бу республикадагы гомуми күрсәткечнең яртысы дигән сүз. Ә Зәй игенчеләре ашлык суктыру буенча лидер. Биредә уртача уңышның күләме гектарыннан 26 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International