ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

«Яшь фермер» II интеллектуаль уенның икенче этабына ясалган йомгаклар буенча 22 проект сайлап алынды, алар арасында югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Казан дәүләт аграр университеты фәнни-мәгариф кластера керүче “Саба аграр колледжы” урта һөнәри белем бирү дәүләт аграр мәгариф учреждениесе командасы да бар иде.


6
апрель, 2014 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек тармагы буенча 2014 елның I кварталына йомгаклар турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.


4
апрель, 2014 ел
җомга

Кичә республиканың Баулы муниципаль районында 2014 елгы язгы кыр эшләрен үткәрүгә техника әзерлегенә конкурс узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.

Игенчеләр Сараенда АПК хезмәткәрләренең республика һөнәр берлеге комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина рәислегендәТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Берләштерелгән һөнәр берлеге комитеты утырышы булды, анда башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре һәм хисапчылары катнашты.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында профильле оешмалар, фермерлар, муниципалитетлар вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл туризмын җәелдерү юнәлешләре һәм республикада туристлык продуктларының торышы турында фикер алыштылар.

Чарада Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Яшьләроешмалары советы рәисе урынбасары һәм IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илсур Сафиуллин, шулай ук республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм Татарстанда авыл туризмын үстерүче эшкуарлар катнашты.


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Түбән Кама, Питрәч муниципальрайоннарында язгы кыр эшләренә керештеләр.

Бүген Санкт-Петербургта «Ленэкспо» күргәзмә комплексы территориясендә «Агрорусь – регионы» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе һәм авыл кооперативларының II Бөтенроссия съезды эшли башлады. Съездны ачу тантанасы 4 апрельдә була.

Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Үзәк Берлеге, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе.

Федераль аграр ведомствода авыл хуҗалыгы хайваннары тиреләрен экспортлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, аны статс-секретарь - Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Петриков алып барды.

Чарада терлекчелек һәм нәсел эше департаменты, Халыкара хезмәттәшлек департаменты, агроазык-төлек базарын җайга салу, балыкчылык, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате департаменты, Ветеринария департаменты җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, бизнес, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре вәкилләре катнашты.


2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Республиканың Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Аксубай, Нурлат, Әлки муниципаль районнарында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре өчен “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе укулар оештырды.

Районнардагы укулар өч юнәлеш буенча узды: хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария табиблары һәм зоотехниклар, агрономнар һәм инженерлар өчен.

Апас муниципаль районының Сатмыш торак пунктында “Зөя” АХҖ ҖЧҖ хуҗалыгы базасында ит терлекчелеге буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, "Ак Барс" ХК ААҖнең терлекчелек буенча АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов һ.б.лар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International