Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Берләштерелгән һөнәр берлеге комитеты утырышы булды

2014 елның 4 апреле, җомга

Игенчеләр Сараенда АПК хезмәткәрләренең республика һөнәр берлеге комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина рәислегендәТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Берләштерелгән һөнәр берлеге комитеты утырышы булды, анда башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре һәм хисапчылары катнашты.

Утырышта республика һөнәр берлеге комитетының 2013 елгы эше турында хисап тыңланды, күмәк-шартнамәчел компаниянең эшенә йомгак ясалды, статистик хисап тыңланды, 2013 елда АПК оешмаларында һәм предприятиеләрендә хезмәтне саклауның торышы һәм җитештерү имгәнүләре турында чыгышлар булды. Һөнәр берлекләре органнарының бу юнәлешләр буенча эшчәнлегенә анализ белән республика һөнәр берлеге комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков чыгыш ясады.

Республика һөнәр берлеге комитеты рәисе Фәридә Гарифуллинаның чыгышы тармакның һөнәр берлекләре оешмаларында булачак хисапларга һәм сайлауларга бәйле мәсьәләләргә багышланган иде. Ул пенсия реформасына бәйле ФЗ кабул ителүгә бәйле җентекле аңлатмалар бирде, һөнәр берлекләре лидерларының игътибарын эчке тәртипне арттыруга, һөнәр берлекләрен ныгытуга, хезмәткәрләрнең хокуклары кысылганда аларның бердәмлеген арттыруга, шулай ук җәмгыять үсешенең бүгенге шартларында социаль партнерлык ролен арттыруга юнәлтте.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында хезмәтне саклауның торышына узган елга анализ белән министрлыкның хезмәтне саклау секторы баш белгече Айсылу Нигъмәтуллина чыгыш ясады.

2013 елга һөнәр берлеге бюджетының үтәлеше турында Берләштерелгән һөнәр берлеге комитеты баш хисапчысы Светлана Мостафина чыгыш ясады. Утырышта агымдагы елга һөнәр берлеге бюджетының төп күрсәткечләре расланды.

Кайбер һөнәр берлекләре алдынгылары һөнәр берлегендә озак еллар актив эшләгәннәре өчен республика һөнәр берлеге комитетының һәм Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең бүләкләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International