«Яшь фермер» II интеллектуаль уенның икенче этабына йомгаклар ясалды

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

«Яшь фермер» II интеллектуаль уенның икенче этабына ясалган йомгаклар буенча 22 проект сайлап алынды, алар арасында югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Казан дәүләт аграр университеты фәнни-мәгариф кластера керүче “Саба аграр колледжы” урта һөнәри белем бирү дәүләт аграр мәгариф учреждениесе командасы да бар иде.

Проектларны эшләүчеләр апрельдә уенның финалына Мәскәүдә җыелалар. Шулардан иң яхшылары “2012-2014 еллар чорына яшь фермерларга ярдәм” ведомство максатчан программасында катнашуга тәкъдим ителәчәк. Икенче этапның жюри рәисе cтатс-секретарь – авыл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Петриков булды.

Исегезгә төшерәбез, «Яшь фермер» II интеллектуаль бизнес-уенның беренче этабы Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан оештырылган иде һәм ул быел Россия Федерациясенең 49 субъектында үткәрелде, аларда илебезнең 40 югары һәм 19 урта аграр һөнәри белем бирү уку йортларыннан 255 команда катнашты, командалар аграр югары уку йортларының 3-5 курс студентлары, аспирантлар һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары составында 5әр кешедән төзелгән иде, алар үзләренең бизнес-идеяләрен компетентлы төбәк жюриына тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International