Апас муниципаль районының Сатмыш торак пунктында “Зөя” АХҖ ҖЧҖ хуҗалыгы базасында ит терлекчелеге буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, "Ак Барс" ХК ААҖнең терлекчелек буенча АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов һ.б.лар катнашты.
Киңәшмәгә ит терлекчелеге белән шөгыльләнүче 40тан артык авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, республиканың 20 муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары чакырылган иде.
Чараның беренче өлешендә "Ак Барс" ХКнең ачык мәйданнарда ит терлекчелеген үстерү эше тәҗрибәсе белән таныштылар. "Ак Барс" ХК ААҖнең терлекчелек буенча АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов чыгыш ясады.
Семинар-киңәшмәнең практика өлешендә Карамасар, Кабык Күпер, Дүртөйле торак пунктларында терлек үстерү һәм симертү технологиясе белән таныштылар.