Татарстан Республикасында 2014 елның I кварталында 87,4 мең тонна терлек һәм кош-корт җитештерелгән (үстерелгән)

2014 елның 6 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек тармагы буенча 2014 елның I кварталына йомгаклар турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Мәсәлән, республикада 2014 елның I кварталында 87,4 мең тонна терлек һәм кош-корт җитештерелгән (үстерелгән), ягъни 2013 елның шушы чорына карата 100% күләмдә. Шул исәптән эре мөгезле терлек (КРС) - 23,1 мең тонна (2013 елның шушы чорына 95%), дуңгыз - 21,4 мең тонна (100%), кош-корт - 42,4 мең тонна (102%). Барлыгы 84,1 мең тонна (2013 елның шушы чорына карата 103%) ит продукциясе сатылган.


2014 елның I кварталында 262,8 мең тонна сөт җитештерелгән, ягъни 2013 елның шушы чорына карата 99% тәшкил итә. Шул исәптән мартта - 95,3 мең тонна. Мараат Әхмәтов шулай ук 2014 елның 1 апреленә булган терлекләрнең баш саны буенча күрсәткечләрне әйтеп узды. Республикада эре мөгезле терлек 752,7 мең баш исәпләнә, (2013 елның шушы чорына 102%), шул исәптән сыерлар - 245,2 мең баш (100%). Дуңгызлар - 453,9 мең баш (99%), сарыклар - 47,4 мең баш исәпләнә (117%). 1 апрельгә эре мөгезле терлекләрнең үсеш динамикасы уңай, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Аның әйтүенчә, бүген сатып алу бәясе узган елның шушы чоры белән чагыштырганда югарырак. Авыл хуҗалыгы продукциясенә, шул исәптән терлекчелек продуктларына ихтыяҗ зур.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек тармагы буенча 2014 елның I кварталына акчалата табыш 11,7 млрд. сум тәшкил итә. Узган елга караганда 22%ка, ягъни 2,1 млрд. сумга артыграк. Шул исәптән сөт исәбенә - 1,65 млрд сум. Марат Әхмәтов, бу сөтнең сатып алу бәясе артуга бәйле, диде. - Һәр айда без өстәмә 600-650 млн. сум табыш алабыз, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International