Язгы кыр эшләрен үткәрүгә техника әзерлегенә конкурс

2014 елның 4 апреле, җомга

Кичә республиканың Баулы муниципаль районында 2014 елгы язгы кыр эшләрен үткәрүгә техника әзерлегенә конкурс узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.

Баулы муниципаль районының “Колос” СПКда хуҗалыкның ягыла торган остаханәсендә капиталь ремонт ясалган, барлык тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары ремонтланган һәм буялган, агрегатлау тулысынча тәмамланган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча атна дәвамында республика муниципаль районнарында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2014 елгы язгы кыр эшләрен үткәрүгә техника әзерлегенә конкурс уздырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча, тракторларның 95%ы, чәчкечләрнең һәм культиваторның 98-99%ы язгы кыр эшләренә әзер.

Күп хуҗалыкларда чәчкечләрне һәм культиваторны ремонтлау төгәлләнгән, аерым хуҗалыкларда да, шулай ук агрофирмаларда һәм агрохолдингларда да үзебезнең тракторлар паркы эшкә әзер диярлек. Аларны агрегатлау тәмамланып килә, көйләү эшләренә һәм чәчү агрегатларын җайга салуга керешкәннәр.

Әтнә, Актаныш, Балтач, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Нурлат, Зәй, Сарман, Саба һәм башка муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы машиналары комплексы, тракторлар тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, агрегатлау үткәрелгән.

Эре холдингларның агрофирмаларында үзебезнең ил авыл хуҗалыгы машиналары шулай ук әзерләнеп беткән диярлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International