Татарстанда авыл туризмын үстерергә ниятлиләр

2014 елның 4 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында профильле оешмалар, фермерлар, муниципалитетлар вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл туризмын җәелдерү юнәлешләре һәм республикада туристлык продуктларының торышы турында фикер алыштылар.

Чарада Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Яшьләроешмалары советы рәисе урынбасары һәм IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илсур Сафиуллин, шулай ук республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм Татарстанда авыл туризмын үстерүче эшкуарлар катнашты.

Авыл туризмы проектларын уңышлы гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектларының һәм чит илләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, Татарстан тәкъдимнәре күпмилләтлелекне һәм этник үзенчәлекләрне исәпкә алып үсәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр республикада, дип әйтте Руфия Мөхәммәдиева.

Сергей Иванов, үз чиратында, болай диде: “Бүген бу юнәлештә үсеш программасы эшләнә, шуңа күрә нәрсә эшләргә һәм нинди ярдәм итәргә кирәклеген белү бик мөһим”. Моның өчен, киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә, башта җирлекләрдә авыл туризмын үстерергә ниятләүче эшкуарларның күпме булуын һәм аларның мөмкинлекләре ничек булуын белү бик мөһим. Әлегә мондый энтузиастларның санын тулысынча ачыклап булмый: аларның күбесе үзләре турында һәм үз тәкъдимнәре хакында белгертергә дә тырышып карамыйча, “үз эчләрендә кайныйлар”.

Мәсәлән, республика туристлык агентлыклары аша туристларны җәлеп итеп булыр иде, әмма фермерлар алар белән элемтәгә керергә ашыкмыйлар. Белгечләр шулай дип уйлый бу хакта. Ә фермерлар әйтүенчә, агентлыклар үзләре алар белән эшләргә бик ашкынып тормыйлар: утарда килүчеләрне күпләп кабул итә алмыйлар.

«Татарстанда һәр туристлык утары турында аерым тапшырулар эшләү аларның камилләшүенә генә түгел, ә яңа клиентлар җәлеп итүгә дә ярдәм итәр иде”, - дип уйлыйлар эшкуарлар.

Экспертлар фикеренчә, проблемаларның тагын берсе - фермерлар үзләре дә туристлык продуктының нәрсәдән гыйбарәт булуын ахырга кадәр аңлап бетермиләр. “Укытырга кирәк, бизнес алып барырга, проектлар төзергә өйрәтергә кирәк”, - дип сорыйлар эшкуарлар һәм моны белгечләр дә раслый.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Сергей Иванов, хәзер без уртак эш башкарырга керешкәнбез икән, ихтыяҗи тәкъдимнәр әзерләү бик мөһим. Моның өчен утарларның эре шәһәрләрдән һәм транспорт инфраструктураларыннан: тимер юл вокзалларыннан һәм автомобиль юлларыннан ераклыгын да истә тотарга кирәк. Тагын шунысы да мөһим, фермерлар мөмкин кадәр аз чыгымнар тотсын өчен җирнең статусын һәм предприятиенең оештыру-хокукый рәвешен дә билгеләргә кирәк, диде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International