Федераль аграр ведомствода авыл хуҗалыгы хайваннары тиреләрен экспортлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, аны статс-секретарь - Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Петриков алып барды.
Чарада терлекчелек һәм нәсел эше департаменты, Халыкара хезмәттәшлек департаменты, агроазык-төлек базарын җайга салу, балыкчылык, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате департаменты, Ветеринария департаменты җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, бизнес, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре вәкилләре катнашты.
Россиядә тире эшкәртүчеләрне чимал белән тәэмин итүнең һәм авыл хуҗалыгы хайваннары тиреләрен экспортлауны чикләүнең торышы турындагы нотык белән Россиянең тиречеләр һәм итекчеләр берлеге гененераль директоры Александра Андрушкевич чыгыш ясады. Тире ресурсларына кытлык күзәтелүе хакында әйтеп үтелде. Бу тире ресурсларына эчке бәяләрнең артуына китерә һәм Россиядә җитештерелгән тиренең һәм аннан эшләнгән әйберләрнең конкуренциягә сәләтен киметә. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы һәм Россиянең тиречеләр һәм итекчеләр берлеге эре мөгезле терлекнең эшкәртелмәгән тиресен Россия Федерациясеннән читкә чыгаруны тыярга кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, мондый тәкъдим авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен тискәре нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин, дигән фикер белдерделәр. Илкүләм ит ассоциациясенең башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Юшин, тире ул – калдык түгел, дип ассызыклап әйтте. - Хайван тиресез булмый, ә аны эшкәртү өчен чыгым тотмый мөмкин түгел. Тиренең бәясе хайван бәясенең төп өлешләреннән берсен тәшкил итә.
Өстәмә мәсьәләләр буларак, эшкәртелмәгән тире әзерләүне исәпкә алу буенча статистик хисаплылык, тире астындагы бөгәлчәнгә каршы көрәш программасын әзерләү, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең тире чималын җитештерүчеләр белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлеге хакындагы мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә йомгаклары буенча министрлыклар тарафыннан, берлекләр белән бергә, Россия Федерациясендә тире чималын җитештерүгә һәм сатуга икътисадый анализ уздыру турында һәм авыл хуҗалыгы хайваннары тиреләрен экспортлауга тыю кертүне нигезләү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.