Бүген Санкт-Петербургта «Ленэкспо» күргәзмә комплексы территориясендә «Агрорусь – регионы» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе һәм авыл кооперативларының II Бөтенроссия съезды эшли башлады. Съездны ачу тантанасы 4 апрельдә була.
Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Үзәк Берлеге, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе.
Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәгеТатарстан Республикасы делегациясе катнашачак.
Делегация составына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов, Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисләре һәм башкалар керде. Делегацтя әгъзалары съезд кысаларында планлаштырыла торган күргәзмәдә, семинарларда, утырышларда, “түгәрәк өстәлләрдә” катнашачаклар.
Съезд эшендә төбәк авыл хуҗалыгы министрлыклары, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперациясе, авыл хуҗалыгы көнкүреш-тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтү кооперациясе, авыл хуҗалыгы кулланучылар кредит кооперациясе, кулланучылар җәмгыятьләре, ревизия берлекләре, иҗтимагый оешмалар һәм берлекләр вәкилләре, шулай ук чит ил кооперативлары берләшмәләре вәкилләре катнаша.