Республиканың Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Аксубай, Нурлат, Әлки муниципаль районнарында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре өчен “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе укулар оештырды.
Районнардагы укулар өч юнәлеш буенча узды: хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария табиблары һәм зоотехниклар, агрономнар һәм инженерлар өчен.
Хуҗалыклар җитәкчеләре белән Россиянең ВТОга керү перспективалары, АПКның нәтиҗәле җитештерү факторлары, үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында энергияне сак тоту технологияләре, 2014 елга субсидияләр бирү шартлары турында фикер алыштылар.
Ветеринария табибларына һәм зоотехникларга терлек азыгы җитештерү проблемалары, авыл хуҗалыгы хайваннарын ашату, хайваннар үрчетү, азык әзерләү технологияләре һ.б.лар турында гыйлем өстәлде.
Агрономнарга һәм инженерларга үсемлекчелек тармагындагы сакчыл технологияләр, язгы кыр эшләрен үткәрү планнары, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарына куела торган агротехник таләпләр турында сөйләделәр.
Озакламый шундый укулар Спас һәм Тәтеш муниципаль районнарында булачак.