Республиканың тагын 6 районында язгы кыр эшләренә керештеләр

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Түбән Кама, Питрәч муниципальрайоннарында язгы кыр эшләренә керештеләр.

Апас муниципаль районында 800 га көзге һәм 200 га күпьеллыкүсемлекләр мәйданында ашлама кертелде.

Буа муниципаль районында 3000 га көзге чәчү мәйданында һәм 1300 га күпьеллыкүсемлекләр мәйданында ашлама кертелде.

Чүпрәле районы игенчеләре 4800 га көзге чәчү мәйданында һәм 800 га күпьеллык үсемлекләр мәйданында минераль ашлама керттеләр.

Питрәч муниципаль районында 300 га күпьеллык үсемлекләр мәйданында минераль ашламакертелде.

Түбән Кама һәм Югары Ослан муниципаль районнарында 200 гектарга якын мәйданындаминераль ашлама кертелде.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып Зәй, Сарман, Тәтеш муниципаль районнары кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International