ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга

Агымдагы елның 24 апрелендә Балтач муниципаль районында «Язгы чорда эре мөгезле терлекләргә карата ветеринаря-санитария чаралары һәм эпизоотиягә каршы чараларны үтәү» темасына семинар-киңәшмә узды.


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бәрәңге - төп азык-төлек культураларының берсе. Аны еш кына “икенче икмәк” дип атыйлар һәм бу бик дөрес. Һәр йортта аның урыны өстәл түрендә.

Безнең республиканың табигать шартлары бәрәңге үстерү һәм аннан югары уңыш алу өчен бик уңайлы. Соңгы елларда бәрәңге үстерү шәхси ярдәмче хуҗалыклар секторына күчеп бара, барлык җитештерелгән бәрәңгенең 85 %ы аларга туры килә.

Бәрәңге утыртырга да вакыт аз калып бара. Шуңа күрә иң башта орлык әзерләү турында кайгыртырга кирәк.

Федераль аграр ведомство «2006–2010 елларга һәм 2013 елга кадәрге чорга Россиянең милли байлыгы буларак авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне һәм агроландшафтларны саклап калу һәм туфракның уңдырышлылыгын торгызу» максатчан программасын гамәлгә ашыру буенча эшләргә йомгак ясады.


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан кулланучылар берлеге системасының җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре һәм технологлары белән зона семинар-киңәшмәсе узды, анда 2014 елның I квартал эшенә йомгаклар ясалды. Чараны Татарстан кулланучылар берлеге рәисе урынбасары Фәяз Сәмигуллин уздырды.

Оператив күрсәткечләр буенча сабан чәчүе республиканың 25 районында алып барыла. Чәчү 45,9 мең га мәйдандабашкарылган.

Агымдагы елның 22 апрелендә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы идарәсенең фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге, шулай ук Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ референт үзәге хезмәткәрләренең уртак киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Идарә җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Фәттерахманов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ референт үзәге директоры Рәис Кәримов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ референт үзәге директоры урынбасары Илназ Авхадиев, Идарәнең фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге башлыгы Рамил Каюмов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ референт үзәгенең фитосанитария һәм фумигация бүлеге башлыгы Айтуган Мөбарәков һәм башкалар катнашты.


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

21 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Дәүләт Советының һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм демографик сәясәт Советының уртак утырышында чыгыш ясады, утырыш авыл территорияләрен тотрыклы үстерү мәсьәләләренә багышланган иде һәм анда Владимир Путин рәислек итте.

Агымдагы елның 17-20 апрелендә Алексеевск шәһәр тибындыгы поселогында (ш.т.п.) Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Кама аръягы зонасы (II зона) авыл районнарының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Чемпионатының зона ярышлары үткәрелде.


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Оператив күрсәткечләр буенча сабан чәчүе республиканың 17 районында алып барыла. Чәчү 14,4 мең га мәйдандабашкарылган.

Апрельдә Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында яшь фермерларны һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерүче крестьян (фермер) хуҗалыкларын, 2014 елда грант ярдәме алучыларны сайлап алу буенча конкурс чаралары башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International