«Без бергә!» тарафдарлары һәм иҗтимагый оешмалары Форумының икенче этабы кысаларында сишәмбе көнне, 29 апрельдә, «Гражданнар җәмгыяте – безнең киләчәк» дигән темага фикер алышу утырышы булды. Чарада катнашучылар әңгәмә алып бару рәвешендә агросәнәгать комплексы һәм авыл тормышы проблемалары буенча фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты урынбасары Илсур Сафиуллин һәм башкалар катнашты. Алар белән бергә иң четерекле мәсьәләләр хакындареспубликаның Әтнә, Саба, Балтач һәм башка районнары кешеләре дә фикерләштеләр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кереш чыгышында, язгы кыр эшләренең иң кызган чагы, дип әйтте. Чәчүне башлаган районнар арасында: Саба, Арча, Әгерҗе һәм Бөгелмә районнары бар.
Балтач районы аграрчыларын субсидияләр күләмнәрен киметү, сөткә бәяләрнең төшүе борчый. Саба районы вәкилләрен яшьләрнең авылдан шәһәргә качу проблемасы борчый. Мәсәлән, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, яшьләрнең шәһәргә китүенең төп сәбәбе - авылда хезмәт хакының аз булуы, ә шәһәрдә хәтта бер үк хезмәт өчен шактыйга күбрәк түлиләр, эш урыннарын сайларга да була. “Безнең авыл җирлегендә фатир прблемасы юк. Фельдшерлык-акушерлык пунктлары да, балалар бакчалары да бар, әмма яшьләр барыбер китә. Аларның тракторчылар, сөт савучылар булып эшлиселәре килми, дип уйлыйм мин. Ә менә эшкәртү комбинатлары, заводлар төзесәләр, минемчә, яшьләр дә авылда калыр иде”, - дип саный ул.
Николай Титов та моның белән килешә. Минемчә, эшкәртү предприятиеләрен күбрәк төзергә кирәк, аерым алганда, ит комбинатларын, ди ул. Министрның беренче урынбасары, безгә сәүдә челтәрләренә чыгарырга мөмкин булган продукция эшләүгә басым ясарга кирәк, диде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты урынбасары Илсур Сафиуллин, авылдагы төп проблемаларның берсе – сатып алуның түбән дәрәҗәдә булуы, диде. “Без продукцияҗитештерергә өйрәндек, әмма барысын да әйбәт бәядән сатып булмый, Без акча эшләр өчен күбрәк җитештерергә һәм күбрәк сатарга тиеш, республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә”, - диде ул.
«Без бергә!» тарафдарлары һәм иҗтимагый оешмалары Форумы кысаларында уздырыла торган чараларның төп бурычы –гражданнарны борчый торган проблемалы мәсьәләләрне барлау һәм, “Бердәм Россия” партиясе, хакимият һәм гаржданнарҗәмгыяте институтлары катнашында, аларны хәл итү механизмнарын эшләү. Чара йомгаклары буенча алдагы сайлау кампаниясе кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең төп өстенлекләре билгеләнәчәк, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе мәгълүмат үзәге.