Республикада чәчү кызганнан-кыза бара

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча 28 апрельгә чәчү эшләре республиканың 34 районында бара һәм ул 153,4 мең га мәйданда башкарылган.

Иң күбе Буа муниципаль районы кырларында (20,0 мең га), Чүпрәле (17,7 мең га) һәм Апас муниципаль районнарында чәчелгән.

Арпа – 80,5 мең га, бодай 21,8 мең га мәйданда чәчелгән. Борчак чәчүгә республиканың 12 районы кереште, 7,4 мең га мәйданда чәчелде инде. Борчак чәү буенча Буа (2,7 мең га) һәм Азнакай (1,0 мең га) муниципаль районнары алда бара.

Көзге культураларга 42 районда барысы 744,6 мең га мәйданда ашлама кертелгән, бу билгеләнгән күләмнең 71 %ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International