28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә , аның төп максаты бөтендөньяҗәмәгатьчелегенең игътибарын җитди проблемаларга, шулай ук хезмәтне саклау культурасын булдыру һәм аны алга сөрү ничек итеп эш урынында ел саен үлем-китемне киметүгә китерергә мөмкин булуына юнәлтүдән гыйбарәт.

2014 елның темасы - “Эш урыннарында химик матдәләрдән файдаланганда хезмәтне саклау”. Ел саен Бөтендөнья хезмәтне саклау көне Халыкара хезмәт оешмасы алдында тора торган проблемаларга багышлана һәм төрле девизлар астында уза, мәсәлән: “Һәр эш урынында хезмәтне саклау культурасы”, “Һөнәри хәвеф-хәтәргә идарә итү”, “Һәр кеше имин хезмәткә хокуклы”, “Хезмәтне саклауны “яшел” икътисадка чыгару” һ.б.лар.

Халыкара хезмәт оешмасы бәяләүләре буенча дөньяда һәркөнне уртача 5 000 кеше җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри чирдән үлә, гомумән алганда, җитештерүдәге үлем-китем очраклары бер елга 2 – 2,3 миллионга кадәр җитә. Моннан тыш. җитештерүдә хезмәткәрләрне өч көннән артыграк эш урыннарында эшли алмаслык дәрәҗәгә китерә торган бәхетсезлек очраклары ел саен 270 миллионга кадәр җитә.

2013 елда Татарстан Республикасы АПК системасында ахыры үлем белән тәмамланган 16 бәхетсезлек очрагы булган, боларда 16 кеше үлгән (республика күрсәткеченнән 16%), 116 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

Шуңа бәйле рәвештә, республика аграрчылары, хезмәтне саклау буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар, күргәзмәләр, конкурслар кебек чараларда катнашып, моңа үз өлешләрен кертергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International