Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе терлекчелек эшчәнлеге буенча артта калган хуҗалыкларга ярдәм итү максатында фермаларга чыкты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2014 елның 18 апрелендәге 82/2-пр номерлы боерыгы нигезендә агымдагы елның 25 апреленнән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге комиссия агрофирмаларга практик ярдәм күрсәтү максаты белән Мөслим муниципаль районына чыгып китте.
17 кешедән торган комиссия көн дәвамында терлекләрне тоту һәм ашату технологиясе белән таныштылар.
Мөслим районы терлекчелек тармагының хәле, базарда терлекчелек продукциясенә сатып алу бәяләре шактый югары булуга да карамастан, мактанырлык түгел.
1 кварталдагы җитештерү күрсәткечләре моңа ачык дәлил.
2014 елның 1 апреленә 13708 баш (2013 елдагыдан 3234 башка ким) эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 5300 баш сыер (2013 елдагыдан 902 башка ким). Район хуҗалыклары 3384 тонна (- 2301т) сөт, 1230 тонна (- 42 т) ит җитештергәннәр. Өч айга 1569 баш бозау (- 495 баш) туган яисә 100 сыерга 28 баш туры килә (2013 елдагыдан 1 башка ким). Сөт саву буенча район аутсайдерлар рәтендә һәм 43 урында тора.
«Исламов» КФХ ИПсында (хисап буенча 300 баш сыер бар) булганда түбәндәгеләр ачыкланды.
Барысы 1139 баш эре мөгезле терлек бар (+28 баш), шул исәптән 300 баш сыер ( 2013 елдагыдан 70 башка ким) бар. Ел башыннан исәпләгәндә 3008 ц сөт савылган (- 2312 ц), 1 сыерга 1003 кг (- 435 кг) савым туры килә. 2080 ц сөт (2013 елдагыдан 2967 ц ким) сатылган. Эре мөгезле терлекнең авырлыгы 540 ц арткан (- 120 ц), 103 баш бозау туган (- 45 баш). 10 баш бозау үлгән, үрчемнең 10 % ын тәшкил итә.
Ферма территориясе пычрак, ә "Урожай" Мөслим ҖЧҖнең филиалы “Сөт иле” ҖЧҖ территориясе чистартылган иде. Бер сыердан савым бары тик 11 кг гына тәшкил итә (Татарстан Республикасы буенча – 13,4 кг), бу - җитәкчеләрнең технологиягә битарафлык күрсәтү нәтиҗәсе. Хуҗалык белгечләренең эш принцибы - “иң мөһиме – көнне үткәрү”. Фураждан - бодай гына. Ә бит тулы рационлы катнаш азык әзерләү мөмкинлеге бар. Кукуруз силосы да бар бит, әмма азык әзерләгәндә нишләптер аны “вакларга” онытканнар. Ферма территориясе төзекләндерелмәгән. Терлекчеләр өчен кием алыштыру урыннары да юк. Терлек үрчетүмәсьәләсе дә шактый аксый. 100 баш сыерга 64 баш бозау туры килә.
“Мөслим” агрофирмасында, Чәкмәк бүлеге (җитәкчесе Абдуллин Илнур Рөстәм улы) һәм Хәмәдишин И.Ф. КФХ ИПда да шундый ук хәл.
Нәҗип Хаҗипов, урыннарда хәлләр төрлесендә төрлечә, диде. Кайбер фермаларда тәртип тә бар, хайваннар түшәмлеге дә коры саламнан. Ә бар шундыйлары да, технология, тәртип “аксый”, түшәмлекләр яңартылмый, сыерлар пычракка баткан килеш басып торалар. Кайбер бүлекчәләрдә терлекчеләр өчен кием алыштыру урыннары, сыер бозаулату урыннары да юк.
Комиссия «Родные края – Туган Як» агрофирмасы ҖЧҖнең «Югары Табын» СП эшен уңай бәяләде, анда 350 баш сыер бар. 1 сыердан савым 11,6 кг (+0,4) тәшкил итә. Ферма территориясе канәгатьләнерлек. Түшәмлекләрдә дә салам җитәрлек салынган. Терлекләрнең симертелүе дә уртача.
Ашату рационы: сенаж 20 кг, печән 5 кг, бөртекле фураж 5 кг. Ул ферментацияләнә (1 кг).
Терлекчеләр бүлмәсе дә бар, хезмәткәрләр махсус кием һәм инвентарь белән тәэмин ителгән. Сыер савучыларның уртача хезмәт хакы 11-16 мең сум. Бозаулату бүлмәсе дә бар. Бозәаулату бокслары әйбәт хәлдә. Беренчел зоотехника исәбе алып барыла. «Яшел конвейер» - 50 га көзге арыш.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төркеменең Мөслим муниципаль районы хуҗалыкларындагы эше тәмамланганнан соң район башлыгы, агрофирмалар җитәкчеләре, МТФ мөдирләре һ.б.лар катнашында йомгаклау киңәшмәсе булды.
Очрашу йомгаклары буенча, Мөслим муниципаль районының югарыда аталган хуҗалыкларына 3 айдан соң шул ук комиссиянең кабат чыгуын оештырырга, дип хәл ителде.