Авыл спортчылары арасында шайбалы хоккей буенча ярышларда Татарстан командасы беренче урынны алды

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 25-30 апрелендә Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә Россия Федерациясе спорт министрлыгы, Россия Хоккей федерациясе тарафыннан, “Россиянең “Уңыш” ирекле спорт җәмгыяте” белән берлектә, авыл спортчылары арасында шайбалы хоккей буенча Бөтенроссия ярышлары уздырылды.

Ярышларда 8 команда катнашты, болар - республика, край, өлкә, округ һәм тармак ярышларында җиңүчеләр.

Уеннар ике этапта уздырылды – төркемнәр уеннары һәм финал туры. Төркем уенында Татарстан командасы беренче урынны алды.

Финал уенында беренче урын өчен Татарстан Республикасы командасы һәм Алтай крае командасы уйнадылар. Татарстан Республикасы командасы 4:3 исәбе белән 1 урынга чыкты.

2 урында Алтай крае командасы калды, 3 урынны Марий Эл Республикасы командасы алды.

Татарстан Республикасы өчен Теләче муниципаль районыннан Теләче авылы командасы уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International