Волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында финал ярышлары

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 24-27 апрелендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан XI “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында авылрайоннарының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында финал ярышлары үткәрелде.

Финал ярышларында 9 команда катнашты. Катнашучылар саны барысы 100гә якын иде.

Авыл районнарының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Чемпионатының финал ярышларында 1 урынны Минзәлә муниципаль районы командасы алды, II урынны – Буа муниципаль районы, III урынны Мамадыш муниципаль районы командасы алды. 4 урында – Сарман муниципаль районы, 5 урында – Бөгелмә, 6 урында – Әлмәт, 7 урында – Алексеевск, 8 урында – Саба, 9 урында – Арча муниципаль районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International