Россиядә яңа һөнәри бәйрәм - Ветеринария хезмәткәре көне булачак. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
“Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2014 елның 31 августына кадәр Һөнәри бәйрәм – Ветеринария хезмәткәре көнен билгеләү турында норматив акт кабул итәргә тиеш”, - дип әйтелә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган документта. Бу хакта бүген ИТАР-ТАСС агентлыгы хәбәр итә.