Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында булып кайтты

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) Лаеш районындагы тәҗрибә кырларында булып кайтты. Очрашу вакытында май аеның эссе торуы турында сүз барды, бу бөртеклеләрнең иртә өлгерүенә сәбәп булырга мөмкин, тагын авыл хуҗалыгы культураларының перспективалы сортлары, галимнәрнең яңа тәҗрибәләре хакында да сөйләшү булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ТатНИИСХның 2 мең тонна сыйдырышлы бәрәңге саклау урыны булуы турында, ә орлыкка 600 тоннага якын гына бәрәңге сатылганын әйтеп узды.

Институт директоры Марсель Таһиров моңа җавап итеп, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр соңгы елларда яшелчә орлыгын гына түгел, ә бәрәңге орлыгын да чит илләрдән сатып алуны өстен күрәләр, диде. “Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бәрәңгедән беренче елда ук кимендә 500 ц/га уңыш алырга омтылалар, шуңа күрә орлыкны да читтән сатып алалар”, - дип аңлатты Марсель Таһиров ТатНИИСХның орлык бәрәңгесенә ихтыяҗның кимүен.

Министр галимнәргә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән тыгызрак мөнәсәбәттә эшләргә киңәш итте.

Аграр ведомство башлыгы галимнәр белән бергә язгы һәм көзге чәчү кырларына чыктылар, көннәрнең эссе торуы үсемлекләрдәге соңгы дымны да алып бетерергә мөмкин, дип сөйләштеләр алар.

ТатНИИСХ галимнәре һава температурасының югары торуы хакында үз фикерләрен әйттеләр. Май аенда көннәрнең эссе булуы бөртекле культураларның башакка иртә туплануына китерергә мөмкин, диделәр алар.

Марат Әхмәтов май аеның эссе һавасын “июль ае һавасы” дип атады. Шул ук вакытта галимнәр үсемлекләрнең тагын берничә көн язгы аномаль кызу көннәргә чыдый алуларына ышаныч белдерәләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының һәм галимнәрнең очрашуы чәчүлекләрне яклау тактикасын эшләү белән тәмамланды, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International