Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән күренгәнчә, республика буенча чәчү 1,3 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 77 % тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары- 932,1 мең га, бодай - 402,6 мең га, борчак 51,6 мең га мәйданда чәчелгән. Республика районнарында арпа чәчү төгәлләнде (383,2 мең га).
Шикәр чөгендерен чәчү дә төгәлләнеп килә, 13 майга шикәр чөгендере 46,5 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразланганнан 94% тәшкил итә.
Бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчү җиде районда төгәлләнде. Болар - Азнакай, Алексеевск, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Мамадыш һәм Тәтеш муниципаль районнары. Актаныш, Баулы, Буа, Кайбыч, Нурлат муниципаль районнары игенчеләре шулай ук бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчүне төгәлләп киләләр. Бу районнарда эш 98-99% башкарылган.
Мамадыш муниципаль районында рапс чәчү төгәлләнгән. Бу культураны чәчү Алексеевск, Апас, һәм Чүпрәле муниципальрайоннарында да ахырына якынлашып килә.