Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләргә 88 млрд. 343,8 млн. сум акча күчергән

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Федерация субъектларына 88 млрд. 343,8 млн. сум күләмендә субсидияләр күчергән. Акчалар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә үсемлекчелек өлкәсендә ярдәм күрсәтүгә - 14 440 млн. сум; үсемлекчелекне үстерүгә, продукция эшкәртүгә һәм реализацияләүгә кыска сроклы кредитлар (заемнар) буенча процент ставкасы өлешен каплауга - 3 392,2 млн. сум; авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең үсемлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәсе буенча исәпләнгән иминият премиясен түләүгә чыгымнар өлешен каплауга 4 997 млн. сум бирелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акчалар шулай ук авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәсе буенча исәпләнгән иминият премиясен түләүгә чыгымнар өлешен каплауга - 950 млн. сум; нәсел терлекчелегенә (ит өчен үстерелә торган нәселлә эре мөгезле терлекләрдән тыш) ярдәм итүгә - 3 325 млн. сум; ана сарыклар һәм кәҗәләр үстерүгә чыгымнар өлешен каплауга - 620,4 млн. сум; төньяк боланнары, мараллар һәм ит атлары үстерүгә чыгымнар өлешен каплауга - 171 млн. сум; терлекчелекне үстерүгә кыска сроклы кредитлар (заемнар) буенча процент ставкасы өлешен каплауга - 3 738,1 млн. сум; нәселле эре мөгезле ит терлегенә ярдәм итүгә 380 млн. сум бүленгән.

Субсидияләр шулай ук үсемлекчелекнең аерым тармакларына ярдәм итүгә - 1 907,1 млн. сум; үсемлекчелекне үстерүгә инвестиция кредитлары (заемнар) буенча процент ставкасын каплауга - 9 115 млн. сум; терлекчелекне үстерүгә инвестиция кредитлары (заемнар) буенча процент ставкасын каплауга - 30 438,7 млн. сум; яшь фермерларга көнкүреш төзекләндерүенә бер мәртәбә ярдәм итүгә - 1 890,9 млн. сум; гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә - 1 351,9 млн. сум; кече рәвешле хуҗалык итүгә алынган озын сроклы, уртача сроклы һәм кыска сроклы кредитлар буенча процент ставкасын каплауга - 4 750 млн. сум; крестьян (фермер) хуҗалыкларының, индивидуаль эшкуарларны да кертеп, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән алынган җир кишәрлекләрен милек итеп рәсмиләштергәндә тотыла торган чыгымнары өлешен каплауга - 39,1 млн. сум; “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” ФМП кысаларында авыл җирендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” ФМП кысаларында гаилә шартларын яхшырту чараларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслашуга - 3137,8 млн. сум; “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” ФМП кысаларында авыл җирендә урнашкан торак пунктларны социальобъектлар һәм инженерлык инфраструктурасы белән комплекслы тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга бәйле бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслашуга - 3 667,7 млн. сум; “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” ФМП кысаларында авыл җирендә яшәүче гражданнарның җирле инициативаларына ярдәм итүгә грантлар бирү чараларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслашуга 32 млн. сум җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International