«2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектларына клуб тибындагы учреждениеләрне төзүгә һәм реконструкцияләүгә, район (авылара) клубларын һәм китапханәләрне махсуслаштырылган күчмә комплекслар (автоклублар) белән тулыландыруга федераль бюджет акчалары исәбеннән дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Әлеге чараларны гамәлгә ашыруга 2009-2012 елларда федераль бюджеттан 0,24 млрд. сум бирелде. Федерация субъектларының берләштерелгән бюджет акчалары - 2,68 млрд. сум һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 0,06 млрд. сум бүленде.
Программаны унбер ел гамәлгә ашыру чорында төбәкләрдә 24,59 мең урынга клуб учреждениеләре файдалануга кертелде һәм 42 автоклуб сатып алынды.
Мәдәният-ял итү тибындагы учреждениеләрдә авыл кешеләренең урыннар белән тәэмин ителеше 1000 кешегә 171 урын туры килә. Россия Федерациясенең 40 субъектында бу күрсәткеч гомумроссия дәрәҗәсеннән түбән, ә 41 төбәктә бу күрсәткеч югарырак, шул исәптән җидесендә 1,5 һәм аннан да күбрәккә артык.
Авыл клубларында 304,4 мең төрле клуб оешмалары эшли: түгәрәкләр, секцияләр, студияләр, дискотекалар бар, аларда 3,8 млн. кеше катнаша. Клуб оешмаларының өчтән икесе үзешчән халык иҗатына керә – хор, хореографик, театраль, оркестр коллективлары һәм башкалар.
Авыллардагы китапханәләр саны 31,1 мең тәшкил итә. Китапханә фонды 281 млн. нөсхә исәпләнә. Авыл җирендә укучылар саны 16,8 млн. кеше.
2014 елдан “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру башланды. Аның кысаларында 2016 елдан авыл җирендә мәдәният-ял итү учреждениеләре челтәрен үстерү чаралары гамәлгә ашырыла башлаячак, чараларның дәүләт заказчысы һәм җаваплы башкаручысы - Россия Мәдәният министрлыгы. 2016 елдан башлап 2020 елга кадәр федераль бюджеттан дәүләт ярдәме 2,83 млрд. сум күләмдә каралган. Федерация субъектлары 9,9 мең урынга мәдәният-ял итү учреждениеләрен гамәлгә кертүне тәэмин итү өчен кимендә 6,61 млрд.сум күләмендә чыгым тотарга тиеш булалар, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.