Рөстәм Миңнеханов Алабуга районы кырлары өстеннән очып узды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Алабуга муниципаль районына эш сәфәре барышында район басулары өстеннән очып узды һәм район хуҗалыкларының, авыл җирлекләренең җитәкчеләре белән очрашты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та йөрде.

Авыл хезмәтчәннәре белән очрашу барышында Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов районда чәчү эшләренең төгәлләнеп килүе, барлык эшләрнең 80%ы башкарылган булуы хакында әйтте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, Алабуга районы тотрыклы районнардан санала. «Терлекчелек һәм сөт җитештерү буенча район республикадагы уртача күрсәткечләрдән алда бара, монда терлекләрнең узган елдагы баш саны саклап калган. Әмма районны 5-6 көчле хуҗалык кына тота», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, АПК өлкәсендә артта барган күрше Менделеевск районыннан аермалы буларак, Алабуга районы авыл хуҗалыгында уңышлылардан санала.

«Монда хәлләр башкарак. Шуңа күрә җир мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тиеш. Сезнең янәшәдә зур шәһәрләр, һәм бу потенциалны кулланырга кирәк», - дип саный Р.Миңнеханов. Ул авыл хезмәтчәннәренә янәшәдәге эре сатып алучылар - «Белая дача» и «Эссен» белән бергә эшләргә киңәш итте, райондагы кайбер хуҗалыклар бу челтәрләр белән элемтә урнаштырганнар инде.

Рөстәм Миңнеханов районда республика программаларының уңышлы үтәлүе хакында әйтиеп узды. Татарстан Республикасы Президенты әйтеп үткәнчә, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, эре МИЗдан гайре, кече бизнес мәйданчыклары булдырырга планлаштыра. «Безгә кешеләрнең районда калуы, аларның эш белән тәэмин ителгән булуы мөһим»,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы өчен һава шартларының бик үк уңай булмавына да борчылганын белдерде ул. «Безиң яхшы нәтиҗәләргә өмет итә идек, әмма, кызганычка каршы, һәр елны АПКда бер үк проблемага тап булабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Районның авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Республикасы Президентына җирлекләргә бирелгән грантлар өчен рәхмәтәйттеләр. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов, республика ягыннан тиешле финанслауны вәгъдә итеп, авыл җирлекләренүзләре белеп салым түләүгә өндәде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, халыкны үз авылларының проблемаларын хәл итүдәкатнашуга җәлеп итү бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International