Иң күп мәйдан Буа һәм Азнакай районнарында чәчелгән

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча сабан чәчүе барлык мәйданның 73 %ында башкарылган, ягъни 1260,8 мең га җир чәчелгән. Сабан бодае – 370,6 мең га, арпа – 379,3 мең га, борчак 50,8 мең га мәйданда чәчелгән. Берьеллыкүләннәр һәм катнаш азык чәчү 71 %ка үтәлгән.

Сабан культуралары республиканың Буа (54,1 мең га) һәм Азнакай (53,3 мең га) муниципаль районнарында барысыннан да күбрәк мәйданда чәчелгән.

13 майга рапс 29,3 мең га җирдә чәчелгән. Ул республиканың 26 районында чәчелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International