Марат Әхмәтов Лениногорск һәм Чирмешән районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов республиканың Лениногорск һәм Чирмешән районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Ике районда да министр район җитәкчеләре, авыл җирлекләре һәи хуҗалыклар башлыклары белән очрашты.

Лениногорск муниципаль районы аграрчылары белән очрашуда һава торышының эссе торуы һәм аның чәчүгә начар тәэсир итәргә мөмкин булуы хакында сөйләштеләр.

Марат Әхмәтов, бу эсселәр үсемлекләрдәге соңгы дымны да бетерәләр, нәтиҗәдә бөртекле культуралар вакытыннан алда башакка туларга мөмкин, диде.

Үсемлекләр мондый аномаль эсселәргә тагын берничә көн чыдый алыр әле, әмма яңгырлар булырына ышанып, корылыкка каршы бернинди чаралар күрмичә тору – хуҗалыксызлык булыр иде”, - дип әйтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Шушы чорда үсемлекләрне тукландыру һәм аларны яклауның башка чараларын күрү әйбәт булыр, - дип искәртте ул.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зарипов министрга бүгенге көнгә районда авыл хуҗалыгының торышы һәм язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, эшләрнең киеренке чорына да карамастан, җитәкчеләрне һәм белгечләрне җитешсезлекләрне анализларга өйрәтергә кирәк.

“Бүген үк алдагы урып-җыюны күзаллап эшләргә кирәк. Районда үсемлекчелектә үзгәреш чорын булдырырлык бөтен уңай шартлар һәм ресурслар бар”, - дип билгеләп узды Марат Әхмәтов.

Лениногорск һәм Чирмешән районнарында очрашуда булган җитәкчеләрне утарларында сыерлар тотучы шәхси хуҗалыкларга субсидияләр бирү мәсьәләсе кызыксындырды. Министр әйтүенчә, бу мәсьәлә мөмкинлекләрдән чыгып һәм елның ничек килүенә карап хәл ителәчәк.

Очрашуларда лизингка техника алырга теләүчеләргә ярдәм итү һәм аларга тиешле юнәлеш бирүнең зарурлыгы турында да әйтеп кителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International