Республикада сабан чәчүе 1,4 млн. га мәйданда башкарылган

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән күренгәнчә, 15 майга республика буенча сабан чәчүе 1,4 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 82 % тәшкил итә. Бөртекле сабанкультуралары - 959,5 мең га, бодай - 422,5 мең га, борчак 52,6 мең га мәйданда чәчелгән. Шикәр чөгендере 47,4 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразланганнан 96% тәшкил итә. Рапс фаразланган барлык мәйданның 41 %ында чәчелгән.

Татарстан игенчеләре шулай ук кукуруз (95,2 мең га) һәм көнбагыш (45,8 мең га) чәчәләр.

Иртә өлгерә торган бөртекле культуралар чәчүне Чүпрәле (98 % чәчелгән), Буа (97%), Апас (97%) һәм Тәтеш (95%) муниципаль районнарында төгәлләп киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International