Бүген Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларындагы уңышка һава шартларының йогынтысы турында сөйләдк.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендәге киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Марат Әхмәтов катнашучыларның игътибарын һава торышының авыл хуҗалыгы өчен бик уңайдан булмавына юнәлтте. Киләсе атнага һава температурасы 30 градуска җитәчәк һәм аннан да югарырак булуы көтелә, шуңа бәйле рәвештә туфракның дымы кими бара, дип билгеләп үтте министр. Дым, башка күпьеллык күрсәткечләр белән чагыштырганда, бигрәк тә сөрүлек җирләрдә кими, диде ул. “Башка еллар белән чагыштырганда быел һава температурасы югарырак”, - диде марат Әхмәтов. Ул шулай ук, республика районнарында урыны-урыны белән яңгырлар явып китте, әмма тулаем Татарстан буенча хәлләр үзгәрмәде, диде. Алга таба Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы температура күрсәткечләренең таблицасын күрсәтте һәм республика территориясендә яңгырлар июньнең икенче яртысында гына көтелә,дип хәбәр итте. Төп бурыч - шундый киеренке шартларда чәчүлекләрне саклап калу, үсемлекләрне өстәмә тукландыру чараларын күрү, стресска каршы препаратларны актив куллану, дип саный Марат Әхмәтов. .
Моннан тыш, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, озакка сузмыйча, терлек азыгы әзерләүгә керешергә, шул исәптән яшел ботак әзерләү эшләрен башларга кирәк, дип белдерде. Марат Әхмәтов әйтүенчә, беренче чабымнан ук күпьеллык үсемлекләр әзерләүгә кемнең күпме көч куйганын белеп булачак.