Актаныш районында терлек азыгы әзерләү чорына бурычлар турында фикер алыштылар

2014 елның 3 июне, сишәмбе

1 июньдә Актаныш муниципаль районының “Әнәк” агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты.

Семинарда катнашучылар Әтәс сөт-товар агрофирмасының терлекчелек биналарын ремонтлауның һәм әзерләүнең барышын, шулай ук терлек азыгы җыю техникасын һәм силос траншеяларын әзерләүнең барышын карадылар. Районда терлек азыгы җыю техникасы һәм силос траншеялары эшкә керешергә тулысынча әзер.

Терлек азыгы әзерләү чорына куела торган бурычлар белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов таныштырды.

Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, районда кичекмәстән яшел ботак һәм төрле үлән җыеп-әзерләү эшенә керешергә кирәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International