Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясеиминлеге турында” техник регламентлары таләпләренең үтәлешен дәүләт тикшереп торуын (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең вәкаләтләре органнары хакында” һәм “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламентлары таләпләренең үтәлешен дәүләт тикшереп торуын (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең вәкаләтләре органнары хакында” карарлар кабул ителде, 21 майда ике документ та Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланды.
Карарлар нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә югарыда күрсәтелгән техник регламентларталәпләренә туры килми торган продукцияне кертмәү максатларында, бу таләпләрнең үтәлешен дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген Роспотребнадзор һәм Россельхознадзор үз компетенцияләре чикләрендә тиешле күзәтчелек төрләре кысаларында гамәлгә ашыралар; башкарма хакимиятнең бүтән федераль органнары - федераль дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге органнары кысаларында, шулай ук Федерация субъектлары башкарма хакимиятенең ветеринария күзәтчелеген гамәлгә апшыруга вәкаләтле органнары гамәлгә ашыра.
Исегезгә төшерәбез, Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламентлары 2014 елның 1 маеннан гамәлгә керделәр, аларның күчеш чоры Евразия икътисадый Советыкомиссиясе тарафыннан 2015 елның 31 декабренә кадәр билгеләнде.