Республикада бәрәңге 77 % мәйданда утыртылган

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бәрәңге6,0 мең га мәйданда утыртылган, бу фаразланганнан 77% тәшкил итә. Бәрәңге республиканың 19 районында утыртыла. 29 майга иң күбе Арча (1050 га), Лаеш (645 га), Кукмара (550 га) муниципаль районнарында утыртылган.

Республика районнарында кукуруз чәчү төгәлләнде, ул 215,5 мең га мәйданда чәчелде. Көнбагыш 67,1 мең га чәчелгән (88% ) рапсом – 83,8 мең га (84%).

Кырларда чәчүлекләрне чүп үләннәргә чаралар белән эшкәртәләр (892,6 мең га мәйдан эшкәртелгән, корткычларга каршы чаралар белән 401,0 мең га мәйдан эшкәртелгән, төрле авыруларга каршы чаралар 142,1 мең га мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International