Республикада терлек азыгы әзерләү эшләре башланды. Иң күп печән Буа (500 тонна), Нурлат (417 тонна), Яңа Чишмә (170 тонна), Кайбыч (150 тонна) муниципаль районнарында җыелган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, республикада рапс чәчү дәвам итә. Ул 85,7 мең га мәйданда чәчелгән, бу исә фаразланганнан 86% тәшкил итә.
Игеннәр тишелеп чыкканчы тырмалау 436,4 мең га мәйданда башкарылган, тишелеп чыккач – 398,6 мең га мәйданда, яфраклы тукландыру – 271,9 га мәйданда.
Чәчүлекләрне чүп үләннәргә каршы эшкәртү чаралары - 1034,6 га мәйданда, корткычлардан һәм авырулардан саклау чаралары613,2 мең га мәйданда башкарылган.