Әлмәттә сыер саву операторларының һәм эре мөгезле терлекләр үрчетүче технологларның конкурсы булды

2014 елның 30 мае, җомга

Кичә Әлмәттә “Аппак” җәйге җәйләү хуҗалыгы базасында сыер саву операторларының һәм эре мөгезле терлекләр үрчетүче технологларның конкурсы булды. Быел аның 45 нче - юбилей елы.

Катнашучыларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламлады. Ул авылда эшләүчеләрнең елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлавын әйтеп узды.

«Бүгенге көндә сыер саву операторлар һәм эре мөгезле терлекләр үрчетүче технологлар һөнәрләре терлекчелектә иң мөһимнәрдән санала. Иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган сөт фермасы да “кешк катышыннан” башка нәтиҗәле эшли алмый. Эш нәтиҗәсе – күләмле югары сыйфатлы нсөт савып алу - нәкъ менә сезнең һөнәри осталыктан тора. Бүген район терлекчеләренең эше финанс ярдәменә бәйле. Республика җитәкчелегенең тырышлыгы нәтиҗәсендә 2014 елның беренче кварталында сөт сатуны субсидияләүгә республика бюджетыннан безнең районга 3 млн. сум акча бүлеп бирелде”, - дип ассызыклады Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов үз чыгышында.

Әлмәт муниципаль районының Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Извил Гапдракипов авыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәте өчен аларга рәхмәт әйтте. Шулай ук журналистлар белән интервьюда ул, яңгырлар булмау сәбәпле, терлек азыгы әзерләүгә актив керешергә кирәк, диде һәм терлекләрнең баш санын саклап калу өчен кышкыгы тизрәк яшел ботак әзерләү эшенә керешергә өндәде.

Конкурс өч этапта узды. Беренчесендә конкурста катнашучылар сыер саву аппаратларын җыю-сүтүгә осталыкларын күрсәттеләр. Икенче этапта – сыер саву осталыкларын.. теоретик белемнәрен өченче этапта күрсәтә алдылар.

Шул укм вакытта эре мөгезле терлекләр үрчетүче технологлар конкурсның һәм теоретик, һәм практик өлешендә ярыштылар.

«Машина белән сыер саву операторы” конкурсында муниципаль районнан 25 катнашучы булды. Шулай ук эре мөгезле терлекләр үрчетүче технологлардан 7 катнашучы гариза бирделәр.

Барлык катнашучылар да үз эшләренең осталары. Алар белән рәттән яшьләр дә ярышты. Быел конкурста мәктәп яшендәге 4 катнашучы булды һәм бер егет катнашты. Барлык катнашучылар да ярышларда осталыкларын күрсәттеләр.

Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Шулай ук 2013 елгы эш йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдәге алдынгыларны да бүләкләделәр, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International