Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында федераль аграр ведомствоның һәм Росреестрның мәгълүмати хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Эшлекле очрашуда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының җир сәясәте, мөлкәти мөнәсәбәтләр һәм дәүләт милке департаменты директоры Виктория Абрамченко, министр киңәшчесе Олег Воробьев, федераль аграр ведомствоның профильле департаментлары һәм «Россельхозземмониторинг» ФДБУ вәкилләре катнашты.
Фикер алышу барышында, АПКның федераль милке реестрын алып бару һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт монотроингын гамәлгә ашыру вәкаләтләрен башкарганда, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләрне, шулай ук күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастрындагы, җир төзелешен башкару нәтиҗәсендә дәүләт фондына кертелгән белешмәләралынган белешмәләрне, федераль картограф-геодезик фондтагы белешмәләрне белергә тиеш, дип әйтелде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре кирәкле белешмәләрне бирү буенча, шул исәптән электрон форматта, Росреестрның мөмкинлекләре белән таныштылар.
Нәтиҗәдә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастрыннан һәм Күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан АПКның федераль милкереестрын алып баруны һәм җирләрнең, шул исәптән Чувашия һәм Татарстан республикаларында, Алтай краенда, Брянск, Белгород, Кострома, Түбән Новгород өлкәләрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең, дәүләт моноторингы буенча пилот проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен белешмәләр алу шартлары турында килешүгә ирешелде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.