Нурлат районында модуль-блок тибындагы участок ветеринария пункты ачылды

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Кичә Нурлат муниципаль районының Фомкино авылында модуль-блок тибындагы участок ветеринария пунктларын төзүнең республика программасы буенча төзелгән участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

Ачу тантанасында Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, дәүләт ветеринария инспекциясенең Алексеевск территориаль бүлеге идарәсе башлыгы Нияз Дәүләтханов һәм башкалар катнашты.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Василий Лысов әйтүенчә, пункт тирә-юньдәге 11 авылга, “Сөләйманов”КФХга һәм “Космос” ҖЧҖкә хезмәт күрсәтәчәк. Участокта 6400 баш эре мөгезле терлек, 1500 баш вак терлек һәм 700 баш дуңгыз бар. Участок ветеринария пунктында өч белгеч хезмәт күрсәтә. Шул исәптән терлекләрне ясалма орлыкландыру, ветеринария препаратлары белән тәэмин итү, төрле рәвештәге белешмәләр бирү кебек хезмәтләр дә күрсәтелә.

Тантана ачылганчы кунаклар, район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә, район дәүләт ветеринария берләшмәсендә һәм ветеринария лабораториясендә булдылар, эш юнәлешләре белән таныштылар. Ветеринария лабораториясен капиталь ремонтпрограммасына кертү турында да сүз булды, ул 1971 елда төзелгән һәм аңа бер мәртәбә дә ремонт ясалмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International