Беренче редакция

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Икътисад үсеше министрлыгынаТаможня берлегенең “Кош итенең һәм аның эшләнмәләре продукциясенең иминлеге турында2 техние регламенты проектының беренче редакциясе җибәрелде. Документ федераль башкарма хакимият органнары белән килештерлгән һәм алга таба гомумфикер алышу процедурасын уздыру һәм Таможня берлегендә катнашучы илләр кысаларында дәүләт чикләрендә килештерү өчен Евразия икътисадыйкомиссиясенә кертеләчәк.

Күрсәтелгән техник регламент проектының беренче редакциясе, тармак берлекләренең һәм ассоциацияләренең, шулай ук фәнни бергәлекнең позицияләрен исәпкә алып, федераль аграр ведомствоның Агросәнәгать департаменты тарафыннан эшләнде. Әзерләү барышында Россия Икътисад үсеше министрлыгының, Сәүдә-сәнәгать министрлыгының, Сәламәтлек саклау министрлыгының, Росстандарт, Роспотребнадзор һәм Россельхознадзор тарафыннан бирелгән барлык искәрмәләр исәпкә алынды.

Эшләнмәнең максатлары – кеше гомерен һәм сәламәтлеген; әйдәнә-тирә мохитне, хайваннар гомерен һәм сәламәтлеген саклау; кош итенең һәм аның эшләнмәләре продукциясенең билгеләнешенә һәм иминлегенә карата кулланучыларның (сатып алучыларның) фикерен ялгыш юлга кртә торган гамәлләрдән кисәтү; продукция турында ңөрес мәгълүмат бирүне тәэмин итү; Беларусь, Казахстан республикаларында һәм Россия Федерациясендә техник җайга салуның бердәм принциплары һәм кагыйдәләре турындагы 2010 елның 18 ноябрендәге Килешү нигезләмәләрен гамәлгә ашыру; Таможня берлеге составындагы дәүләтләрнең норматив документларында кош итенә һәм аның эшләнмәләренә карата мәҗбүри таләпләрнең үтәлеше өлешендәге каршылыкларны бетерү.

Әлеге регламнтны эшләү һәм кабул итү бизнес-бергәлек өчен дә, шулай ук Таможня берлеге территориясендә кош итенә һәм аның эшләнмәләренә карата төгәл, аңлаешлы таләпләр билгеләү өлешендә тикшереп торучы органнар өчен дә һәм мондый продукциянең иминлеген гарантияләү өлешендә кулланучылар өчен дә бик мөһим, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында техник регламенты гамәлгә керде, аның гамәли көче кош ите продукциясенә кагылмый. Шул ук вакытта әлеге продукциягә Таможня берлегенең 2013 елның 1 июленнән гамәлгә кергән “Азык-төлек продукциясе иминлеге турында” техник регламенты таләпләре кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International