Казанда ветеринария буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция бара

2014 елның 30 мае, җомга

Бүген “Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе базасында "Ветеринария медицинасы һәм зоотехния, мәгариф, җитештерү: актуаль проблемалар" буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак.

Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, зоотехния и ветеринария буенча Россия Федерациясе югары уку йортларының укыту-методик берләшмәсе, “Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе.

Конференциянең пленар утырышы кичә, 29 майда, булды. Анда сәламлау чыгышы белән Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Галимҗан Кабиров чыгып сөйләде.

Татарстан Республикасы терлекчелегендәге хәлләр турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде.

Ветеринария хезмәтенең роле һәм бурычлары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде.

Пленар өлештән соң, ветеринария өлкәсендәге актуаль проблемалар турында фикер алыштылар, җиде секция утырыш булды, секцияләр эше бүген, 30 майла да, дәвам итә. Чаралар программасында түгәрәк өстәлләр үткәрү дә планлаштырылган.

Конференциядә аграр югары уку йортлары системасында хайваннарның анатомиясе, гистологиясе һәм эмбриологиясе проблемалары, инновацияләр һәм заманча технологияләр, АПК өчен яшь галимнәр инновацияләре, аграр югары уку йортларында гуманитар фәннәрне укытуның бүгенге торышы һәм аларны камилләштерү юллары һәм башкалар каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International