Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илнең агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлдерелгән закон проектлары эшләүне дәвам итә.
Язгы сессия чорында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан элек эшләнгән түбәндәге закон проектлары кертелде:
Планлаштырылган 7600 тонна төрле үлән азыгыннан бүгенге көнгә 5 мең тоннага якын хуш исле печән тупланган, дип хәбәр итә “Бөгелмә газетасы”.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Россия Федерациясе Дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринар контроле бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан 2014 елның 3 июлендә “Казан” Халыкара аэропортында Бөекбританиядән авиация транспортында кайтарылган токымлы тәүлеклек чебешләр тикшерелде.
3 июльдә "Актаныш" агрофирмасы” ҖЧҖ кырында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисовкатнашында «Яшь механизаторлар» конкурсы узды.
Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм аның структур бүлекчәләренең 2014 елның июнь ае эшенә йомгаклар ясау буенча утырышы булды.
Бу чара, гадәттәгечә, икмәк суктыруга керешер алдыннан уздырыла, дип хәбәр итә «Бөгелмә газетасы». Быел ашлык суктыру агрегатларының техник ягын тикшерү 14 июльдән 19 июльгә кадәр булачак. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашачак.Үзләренең “кыр корабльләрен” бөртекле культуралар суктыруга барыннан да яхшырак әзерләгән игенчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәкләр.
Бүген Арча муниципаль районының Наласа авылында семинар-киңәшмә узды, анда инновацион техника күрсәтелде, шулай ук кукуруз һәм көнбагышның яңа сортлары белән таныштырдылар.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм агрохолдингларның җитәкчеләре, руководители, агрономнары һәм инженерлары, Киров һәм Ульян өлкәләре, Чувашия, Марий Эл, Башкортостан республикалары вәкилләре һ.б.лар катнашты.
Кичә Мәскәүдә Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә “Россия халкын сыйфатлы тукландыру өлкәсендә дәүләт сәясәте концепцияләре” кысаларында илебездә азык-төлек иминлеге мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.