Мәскәүдә Татарстанда җитештерелгән үзенчәлекле азык өстәлмәләре презентациясе булды

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Мәскәүдә Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә “Россия халкын сыйфатлы тукландыру өлкәсендә дәүләт сәясәте концепцияләре” кысаларында илебездә азык-төлек иминлеге мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Очрашуда илебезнең кошчылык индустриясендә бүгенге тенденцияләр, шулай ук инновацион технологияләрне һәм Татарстан Республикасында эшләнгән продуктларны файдалануга кертү турында фикер алыштылар. 
Түгәрәек өстәлнең төп темасы - ”АНТ” Татарстан компаниясенең продукциясен презентацияләү иде, аның директоры Җәлил Сибгәтуллин. Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе белән компания 2013 елда фән һәм техника өлкәсендә премия алган иде. “АНТ” бу югары бүләккә «Винивет» тавыклары өчен үзенчәлекле азык өстәлмәсе эшләгән өчен лаек булды, ул умартачылыкның икенчел чимал чыганакларыннан эшләнә. Лауреатларга премия узган елның декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан бирелде, дип хәбәр итә Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте. 
Очрашу Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге, Россия кошчылык берлеге, Бөтенроссия кошчылык фәнни-тикшерү һәм технологик институты инициативасы белән узды. Анда фән һәм үз илебезнең җитештерүчеләре вәкилләре, алар арасында РФА академигы, Россия кошчылык берлеге президенты, ВНИТИП директоры Владимир Фисинин, Бауман ис. КДВМАнең биология һәм неорганик кафедрасы мөдире профессор Азат Алимов, «Агрифудстретеджис» ЯАҖ компаниясе президенты, Халыкара кошчылыкны үстерү программасының (UIPDP) вице-президенты Альберт Дәүлиев, РАСХНның «Смена» ДУП директоры Дмитрий Ефимов, Россия Федерациясе Умартачылар һәм умартачылык продуктларын эшкәртүчеләр берлеге президенты, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Тимирязов ис. РГАУның умартачылык кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Әлфир Мәннапов, White Lily Group (Канада) компаниясе вәкиле Евгений Полынский, “Пенза ит комбинаты” ААҖ һәм «Даматэ» ААҖ и ОАО генераль директоры Рашид Хәйров катнашты.

Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - – Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачты. Ул “АНТ” компаниясе вәкилләрен котлады, Татарстан галимнәренең уңышлы эше республика өчен горурлык булуын билгеләп китте. Равил Кәлимулла улы Вәкиллекнең һәрвакыт кирәк чакта ярдәмгә килергә әзер булуын өйтеп китте. Рссия кошчылык берлеге президенты Владимир Фисинин үз чыгышында илебездә ит җитештерүнең үсүен билгеләп узды: 2000 елда Россия 20 нче урында булса, 2013 елда 4 нче урынга күтәрелде, диде ул, бары тик АКШ, Кытайга һәм Бразилиягә генә калыша. 
«Бу продукция кош итен җитештерүчеләрнең барысын да кызыксындырачак. Комиссиядән 78 кеше аны премиягә тәкъдим иткәндә хупладылар”, - дип өстәде ул.- Мондый продукция әлегә башка бер җирдә дә юк. «Винивет» азык өмтәлмәсендәге биологик актив матдәләр бик җиңел үзләштерелә.


Җәлил Сибгәтуллин сүзләреннән күренгәнчә, 2014 елның ахырына компания 250 тонна өстәлмә җитештерергә тиеш, ә 2015 ел ахырына 1000 тоннага кадәр җитештерергәпланлаштырыла. 

Проектның икенче этабы Татарстан продукциясен башка илләргә чыгару мөмкинлеге карала. Аеруча бу Якын Көнчыгыш илләрен кызыксындыра, чөнки продукциянең «Хәләл» дигәнсертификаты бар.

Түгәрәк өстәл эшен тәмамлап, академик Владимир Фисинин катнашучыларга үзенең «История птицеводства российского» дигән китабын бүләк итте, аңа 1917 елдан ук материаллар кергән. Үз чиратында, Равил Әхмәтшин Россия кошчылык берлеге президентына Татарстан Республикасы турында бүләк басмасын бүләк итте, дип хәбәр итә “Татар-информ”МА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International