Татарстанга авиатранспортта чит илдән 28 мең тәүлеклек чебешләр кайтарылды

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Россия Федерациясе Дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринар контроле бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан 2014 елның 3 июлендә “Казан” Халыкара аэропортында Бөекбританиядән авиация транспортында кайтарылган токымлы тәүлеклек чебешләр тикшерелде, алар 28 000 баш, үрчетү һәм үстерү өчен Татарстан Республикасы Лаеш районының Габиш авылындагы “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ өчен кайтарылды. Тикшерү нәтиҗәсеннән күренгәнчә, кайтарылган йөккә булырга тиешле барлык ветеринария документациясе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International