Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм аның структур бүлекчәләренең 2014 елның июнь ае эшенә йомгаклар ясау буенча утырышы булды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды һәм анда районнарның ветеринария берләшмәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыкларыкатнашты.
Киңәшмә барышында республика дәүләт ветеринария хезмәтенең барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча агымдагы елның июнь ае эшенә анализ ясалды һәм алдагы чорга бурычлар куелды.