7 июльдә Зәй муниципаль районында 2014 елның яртыеллыгында агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм урып-җыюны уңышлы уздыру бурычлары буенча Татарстан Республикасының Кыр көне республика семинар-киңәшмәсе үз эшен башлый.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агросервис хезмәтләре белгечләре, галимнәр һәм башкалар катнаша.
Семинарда катнашучылар «Агросила Групп» ЯАҖ техникасы күргәзмәсе, көзге һәм язгы чәчүлекләр, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча эксперименталь технологияләр белән, эш (азык әзерләү һәм җир эшкәртү) барышында авыл хуҗалыгы техникасы һәм үсемлекчелектәге заманча технологияләр белән танышачаклар, “Әхмәт” СТКны (МТК «Ахметьево»), авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын караячаклар.
Семинар кунакларының авыл өйләре янында печән чабучылар конкурсын һәм печән бәйрәмен күзәтү мөмкинлеге булачак.