Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илнең агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлдерелгән закон проектлары эшләүне дәвам итә.
Язгы сессия чорында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан элек эшләнгән түбәндәге закон проектлары кертелде:
№ 480681-6 - «Дару чараларының әйләнеше турында” федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” (ветеринариядә кулланыла торган дарулар өлешендә), 2014 елның 21 маенда № 4363-6 ДД карары белән белән 1 укылышта кабул ителде;
№ 480485-6 - «РФ Салым кодексының икенче өлешендәге 333 32.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» (ветеринариядә куллану өчен теркәлгән дару препараты досьесындагы документларга үзгәрешләр керткән өчен дәүләт пошлинасын төгәлләштерү өлешендә) , 2014 елның 21 маенда № 4364-6 ДД карары белән беренче укылышта кабул ителде;
№ 517177-6 - «Россия Федерациясендә Халыкара эпизоотик бюроның төбәк вәкиллеген гамәлгә кую турында Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Халыкара эпизоотик бюро арасындагы Килешүне ратификацияләү турында», 2014 елның 19 маенда Дәүләт Думасы Советы әлеге закон проектын карауны 23 майдан соңрак вакытка күчерде (Дәүләт Думасы утырышы беркетмәсе, № 169).
Дәүләт Думасының 2014 елның 2 июлендәге № 4755-6 карары белән «Үсемлекләр карантины турында» федераль закон проекты икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде, элек ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләннгән иде.
Закон үсемлекләрне һәм Россия Федерациясе территориясен карантин куела торган зарарлы организмнар үтеп керүдән һәм таралудан саклауны тәэмин итүгә, үсемлекләр карантины өлкәсен җайга салу механизмын камилләштерүгә, шулай ук бу өлкәдә халыкара йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән.
Закон нигезендә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарына түбәндәге функцияләр бирелә: карантин объектларның исемлеген булдыру буенча; карантин куела торган продукциягә, аны җитештерү, саклау, ташу, күчерү, сату, эшкәртү һәм юкка чыгару процессларына куела торган карантин фитосанитар таләпләрне кабул итү буенча; Россия Федерациясе территориясенә карантиндагы продукцияне кертү тәртибен билгеләү буенча.
Закон проектында юридик һәм физик затларны карантиндагы продукцияне зарарсызландыру, үсемлекләргә карантин кертүне тәэмин итү өлкәсендә лаборатор тикшеренүләр уздыру эшләрен башкару хокукына лицензияләү һәм аккредитацияләү карала.
2014 елның 4 июлендә № 226032-6 - «Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне финанс яктан савыктыру турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты (финанс яктан савыктыру программасында кабат катнашу хокукын бирү өлешендә), икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде.
2014 елгы язгы сессия чорында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Дәүләт Думасы комитетларының һәм комиссияләренең депутатлар тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән түбәндәге закон проектларын карау эшендә катнаштылар: № 256199-6 -«Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”(«Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында” Федераль закон нигезләмәләрен Россия Федерациясе Граждан кодексына туры китерү өлешендә), 2014 елның 15 маенда Аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты карары белән закон проектын беренче укылышта карауга әзерләп бетерү буенча эшче төркем төзелде;
№ 526047-6 - «Ветеринария турында» 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кенртү хакында” (ветеринария кагыйдәләрен билгеләү өлешендә) закон проектын 2014 елгның көзге сессиясендә карау планлаштырыла;
№ 462894-6 - «Мелиорация турында» Федераль законның 27 һәм 29 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” (Россия Федерациясе субъектларына яклау урман үсентеләрен тоту кагыйдәләрен билгеләү хокукын бирү өлешендә, федераль милектәге җирләрдә урнашкан яклау урман үсентеләреннән тыш), закон проектын көзге сессиядә карау планлаштырыла;
№ 222564-6 - «Авыл хуҗалыгын үстерү турында» Федераль законның 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” (авыл хуҗалыгын техник һәм технологик модернизацияләү өлкәсендә дәүләт ярдәменең яңа юнәлешен кертү өлешендә), закон проектын икенче һәм өченче укылышларда 2014 елның көзге сессиясендә карау планлаштырыла, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.