Арча районында бүген кукуруз һзм көнбагыш үстерү буенча семинар-киңәшмә узды

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Арча муниципаль районының Наласа авылында семинар-киңәшмә узды, анда инновацион техника күрсәтелде, шулай ук кукуруз һәм көнбагышның яңа сортлары белән таныштырдылар.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм агрохолдингларның җитәкчеләре, руководители, агрономнары һәм инженерлары, Киров һәм Ульян өлкәләре, Чувашия, Марий Эл, Башкортостан республикалары вәкилләре һ.б.лар катнашты.

Аны «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Сабагро» ҖЧҖ оештырдылар.

Катнашучыларга язгы бодай, көзге бодай, тары, кукуруз, көнбагыш, бәрәңге кебек авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен күрсәттеләр.

Һәр культура чәчүлеге берничә кырда күрсәтелде, алар бер-берсеннән химик эшкәртү белән аерылып тора. Препаратлары белән чәчүлекләр эшкәртелгән компанияләр вәкилләре һәр препаратны куллану ысуллары һәм үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

Иң яңа гербицидлар кулланылган чәчүлекләр дә күрсәтелде. Аларны куллану төренә карап, чарада катнашулар аларга үз бәяләрен бирделәр.

Чарада корыга чыдам көнбагыш гибридлары да күрсәтелде. Ул уңдырышлылыгы ягыннан да. Корткычларга чыдамлылыгы ягыннан да аерылып тора һәм бик чыдам, шулай ук кукурузның зур уңыш бирергә мөмкинлеге булган һәм яңа сорты күрсәтелде.

«Сабагро» ҖчҖ вәкилләре инновацион техниканың ничек эшләвен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International