Бөгелмә районында җәмәгать терлекчелеге өчен азык әзерләүнең беренче этабы төгәлләнеп килә

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Планлаштырылган 7600 тонна төрле үлән азыгыннан бүгенге көнгә 5 мең тоннага якын хуш исле печән тупланган, дип хәбәр итә “Бөгелмә газетасы”.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге консультанты Д. Мәһдиев сүзләреннән күренгәнчә, корылык үз эшен эшләде – азык әзерләүчеләрнең җыйган печәне гектардан бер тонна да юк. Әмма күптән түгел генә явып узган яңгырлар күңелләрдә өмет уятты, эре мөгезле терлекләр өчен тупас азык җитәрлек булачак. Авыллылар силос базларына 16 580 тонна сенаж һәм бозаулар өчен 16 меңгә якын сусыл азык салырга планлаштыралар.

Яфрак азык җыю буенча да эшләр бик начар түгел шефлыкка алган оешмалар 110 тоннадан артыграк азык тапшырдылар инде, ә планлаштырылган -294 тонна. Сәламәтлек саклау органнары, мәгариф органнары, «Водоканал» ҖЧҖ, «ПТС», «ТНГ-Групп» ҖЧҖ хезмәткәрләре, Бөгелмә УТТ автомобильчеләре һәм башка оешмалар хезмәткәрләре бик оешкан рәвештә эшләделәр. Ә менә «БЭНЗ» ААҖ, элеватор, РУЭС район хуҗалыкларына әле генә булыша башладылар.

Авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында төрле үлән җыюны беренчеләрдән булып «Рассвет» ҖЧҖ, «Бөгелмә азык-төлек корпорациясе», «Подгорный», «Трудовик» М. Җәлил ис. ҖЧҖ төгәлләделәр. Мәсәлән, соңгы хуҗалыкта складларга кышка эре мөгезле терлек ашату өчен берничә тонна сыйфатлы азык тутырдылар инде.

Печән чабуның беренче этабы тәмамланганнан соң бөртекле культураларны эшкәртүгә керештеләр. Һәм бу бик вакытлы, дип әйтәсе килә. Чөнки соңгы көннәрдә бөртеклеләргә төрле бөҗәкләр актив төшә башлады. Әгәр аларны бүген бетермәсәң, иртәгә исә болай да корылыктан интеккән икмәк уңышыннан бөтенләй мәхрүм калырга мөмкин, дип саныйлар Бөгелмә игенчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International