Актаныш районында яшь механизаторлар конкурсы узды

2014 елның 4 июле, җомга

3 июльдә "Актаныш" агрофирмасы” ҖЧҖ кырында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисовкатнашында «Яшь механизаторлар» конкурсы узды.

Чараны «Сабагро» ҖЧҖ, «Проминтел-Агро» ЯАҖ әзерләде. Ярышлар ике этапта узды —теоретик һәм практик этаплар. Яшь механизаторлар белән бергә хуҗалыкларның баш инженерлары арасында да ярышлар булды.

Таң” ҖЧҖның яшь механизаторы Диләрис Мөхәммәтшин абсолют җиңүче булып танылды. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International